АВТОНО’МИЯ и. гр. Үзидарә, мохтарият, мөстәкыйль идарә итү хокукы. 1917 елгы инкыйлабтан соң, кыска гына булып узган Ленин заманында, совет хөкүмәте буйсындырылган милләтләргә автономия бирә. М.Шакирҗанов. Мәскәү милли-мәдәни автономиясенең эшчәнлеге һәрвакыт игътибар үзәгендә. Мәдәни җомга. Свердловск өлкәсенең күпчелек шәһәрләрендә һәм Екатеринбургның үзендә региональ автономия җитәкчелегендәге бүлекчәләр эшләп килә. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә