АВТОНОМ с. гр. 1. Үзидарәле, мөстәкыйль идарә итү хокукы алган. Республикаларның хәзерге шартларындагы яшәешен хәтта «автоном» дип әйтү дә кыен. Татарстан. Хәер, хәзер аптекалар челтәре юк инде, һәр аптека – үзе бер автоном оешма. Мәдәни җомга 2. рәв. мәгъ. Бәйсез, мөстәкыйль рәвештә. Мәшһүр тәре яулары, бу хәрәкәтнең автономрак эш йөрткән көнчыгыш һәм көнбатыш бүлекләрен берләштереп, ул чордагы сәяси картаның дөньякүләм мәгълүм бердәмлеген мәйданга китерә. М.Гайнетдинов. – Автоном эшли торган электр станциясе дә сафка бастырылачак, – дип ачыклык кертә директор. Борынгы Калатау итәгендә |