АВТОМОБИЛЬ и. гр.-лат. Рельссыз юлларда йөк яки кеше ташый торган эчке янулы машина. Аңа [рәссамга] махсус автомобиль бирелде. Г.Кутуй. Мөнирәгә автомобиль бик әкрен бара шикелле тоелды. Г.Әпсәләмов. Җиңел автомобильләр әле сирәк очрый торган замана иде, бәхетеңә орлык ташучы йөк машинасы килеп чыкса гына. Т.Галиуллин |