АВТОМАТЛАШУ ф. 1) Җитештерү, эшләп чыгаруга караган өлкәләргә төрле автомат приборлар, җайланмалар кертелгән булу. Заман урманы машиналаша, автоматлаша! И.Юзеев 2) күч. сөйл. Автоматка әйләнү, автоматик рәвештә эшләү Автоматлаша бару Акрынлап, аз-азлап автоматлашу. Хезмәт процессларының һаман да автоматлаша баруы, кибернетиканың көннән-көн тормышка, аңга ныграк үтүе һәм башка бик күп казанышлар Җир һәм Кеше, Кеше һәм Галәм арасындагы мөнәсәбәтләргә җентекләбрәк карарга боералар. Р.Харис Автоматлаша башлау Автоматлаштыру процессы башланып китү Автоматлаша төшү Тагын да автоматлашу Автоматлашып бетү Тәмам автоматлашкан булу, тулысынча автоматлашкан хәлгә килү Автоматлашып җитү Тиешенчә дәрәҗәдә автоматлашу Автоматлашып тору Һәрвакыт, даими рәвештә автоматлашу |