АВТОМАТЛАШТЫРУ ф. Хуҗалыкта, гомумән җитештерү, эшләп чыгаруга караган өлкәләрдә автоматикадан файдалану. Сыерларның җиленнәрен юу, корыту һәм саву белән идарә итү тулысынча автоматлаштырылган. М.Хәсәнов. --- игътибарга лаек тагын бер әһәмияте шунда: полимер материалларны куллану, технологик яктан эш процессын автоматлаштырып, конвейерга көйләргә мөмкинлек бирә. Р.Ибраhимов Автоматлаштыра бару Акрынлап, аз-азлап автоматлаштыруны арттыру Автоматлаштыра башлау Автоматлаштырырга керешү, автоматлаштыруны башлап җибәрү Автоматлаштыра төшү Бераз автоматлаштыру Автоматлаштырып бетерү Бөтенесен автоматлаштыру Автоматлаштырып җиткерү Ахырына кадәр автоматлаштыру Автоматлаштырып килү Күптәннән, электән үк, акрынлап, аз-азлап автоматлаштыруга ирешү Автоматлаштырып чыгу Башыннан ахырына кадәр барысын да автоматлаштыру |