АВТОМА’ТИКА и. нем. 1) Эш процессларын автоматлаштыру юлларын һәм чараларын эзләп табу, өйрәнү белән шөгыльләнә торган фән һәм техника өлкәсе 2) Автомат рәвештә, үзлегеннән эшли торган механизмнар, җайланмалар җыелмасы. Барысы да электроника, автоматика галәмәтләре икән, шулай да ниндидер мещанлык исе аңкып тора үзләреннән. Г.Госман. Мәскәү аэропортлары инде күптән автоматикага җайлаштырылган. Р.Ибраhимов |