АВТОМАТ I и. нем. 1. 1) Тиешле эшләрне кеше катнашыннан тыш башкара ала торган аппарат (машина, прибор, җайланма һ.б.). Егетнең: «Армиядән коткарып калырга әти-әниләр йөз мең акча түләделәр», – диюе, Фатыйманың күңелен йомшартып акча алу һәм шуның белән уен автоматларында оттырган бурычын түләү иде. Ф.Яруллин. Алар «Меха» дип язылган кибет, отыш автоматлары янына килеп, сул кулдарак үскән каеннар астында күкрәгенә ниндидер язу аскан картны күреп алдылар. А.Хәлим

2) Үзлегеннән тиз ата торган сугыш коралы. Стенага эленеп куелган автомат та, парторгның каскасы белән шинеле дә сугыш заманыннан бик ерактагы әйберләр кебек, истәлекләр кебек кенә күренәләр. Г.Әпсәләмов. Василийның башында бер исәп тә туып өлгерде: менә шулай, өркетмичә генә, немецларга якынлашып, кинәт кенә автоматларын тартып алып булмасмы? Ә.Еники. Автомат, гранатомёт кебек яңа корал алган яшь сугышчылар аеруча тырышалар. Казан утлары

3) Автомат рәвешендәге балалар уенчыгы, уенчык автомат. «Әти, миңа автомат алып кайт», – дип, сабыйларча мөлаемлык белән язып торуы исенә төшкәч, күңеле тулып, тамак төпләре кытыкланып китте. И.Гази

2. с. мәгъ. Автоматлаштырылган юл белән, үзлегеннән эшли торган. Кабина тәрәзәсе алдындагы автомат щётканың туктаусыз уңга-сулга авышып, пыяланы сөртеп-тазартып торуына да карамастан, юл бөтенләй күренми башлады. И.Салахов. Бәшир балачактан ук төрле электр автомат җайланмалар уйлап табу белән мавыга. Татарстан

Автоматтан атылгандай Бик тиз, зур тизлек белән. Мәктәптә озын тәнәфес булуга, бөтен бала-чага, автоматтан атылгандай, өенә йөгерә. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә