АВТО’ГРАФ и. гр. 1) Авторның үз кулы белән язылган истәлекле язмасы яки имзасы. Мин аңа [Хәсән Туфанга] китапларымны автограф белән бүләк иткәләдем. М.Мәһдиев. Бишебез төшкән ике йөздән артык фотокарточка эшләтеп алган идек. Автографларыбыз куелган ул карточкалар бик тиз арада сатылып беттеләр. М.Фәйзи. Елгыр күзле, нурлы йөзле бу яшь кызга ак бәхетләр теләп, автографымны язып бирдем. Казан утлары

2) Авторның үз кулы белән язылган текст, үз кулъязмасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә