АВТО’БУС и. ингл. Билгеле бер маршрут буенча пассажирлар йөртү өчен файдаланыла торган күп урынлы ябык автомобиль. Ә өзлексез йөреп торган автомобильләр, автобуслар, трамвайлар шырпы тартмалары шикелле кечкенә генә булып күренәләр. А.Шамов. Автобус асфальт юлдан выжылдап кына оча. Г.Әпсәләмов |