АВТОБИОГРА’ФИЯ и. гр. Тәрҗемәи хәл; берәр кешенең үз тормыш юлы турындагы язмасы. Автобиографиямне язарга утырсам, аптырап калам. Кем соң минем әтием? Кайда ул? Нинди кеше булган соң ул? И.Салахов. Иң элек ул теге саран хуҗаның «автобиографиясен» сөйләп чыга. Аннары туган-тумачаларын сүгәргә керешә. В.Нуруллин. Инде бетмәс-төкәнмәс анкеталарда, автобиографияләрдә үзенең социаль чыгышын яшерүгә --- артык ихтыяҗ калмый. Р.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә