АВТОБИОГРА’ФИК с. Авторның тормыш юлын, тәрҗемәи хәлен чагылдырган. Тагын менә нәрсә: автобиографик повестьларны еш укыйбыз. Ул әсәрләрдә еш кына вузда укыган студентлык еллары турында сүз бара. М.Мәһдиев. Моннан егерме еллар элек «Урталыкта» исемле, күбесенчә автобиографик әсәремдә, «остазның куркак шәкерте булу»ның аянычлыгы хакында бер искәртеп киткән идем инде мин. А.Гыйләҗев |