А’ВГУСТ и. лат. Календарь елының сигезенче ае. Августның егерме бишенче көне – Мәкәрҗә ярминкәсенең ахыргы, кыямәтнең беренче көнедер. Ш.Мөхәммәдев. Беренче имтиханга керүебезнең тәгаен числасын күптән онытканмын, һәрхәлдә, августның егермеләре тирәсендә булды шикелле… Ә.Еники. Август ахырында басулар саргайды, зәп-зәңгәр күк гөмбәзе астында кырлар, ындырлар алтын сары көлтә, салам чүмәләсе, эскертләр, кибәннәр белән тулды. М.Мәһдиев |