АВА’РИЯ и. ит.< гар. 1) Берәр төрле эш яки хәрәкәт вакытында машинаның, приборның нинди дә булса механизмы ватылуы, яраксыз хәлгә килүе. Авария-фәлән булмаса, берәр айдан нефть яткан катлауга барып җитәчәкбез. А.Әхмәт. Кечкенә авария белән котылдык. Р.Ишморат. Әгәр шәһәр электр челтәрендә ниндидер авария булса, дәвалау-профилактика учреждениеләренең нинди хәлдә калачагын күз алдына китерү авыр түгел. Мәдәни җомга 2) Зур бәхетсезлек, фаҗига, һәлакәт. Авария булып узган урынга бару. Авариягә юл куймау 3) күч. сөйл. Уңышсызлык; берәр эшнең, планның көтмәгәндә таркалуы, барып чыкмавы |