АВАНТЮ’РА и. фр. 1) Уңышлы булачагын алдан уйлап җиткермичә, реаль шартларны, мөмкинлекләрне исәпкә алмыйча эшләнгән эш. Бу авантюрага каршы Петроград эшчеләре протест белдереп урамга чыккач, Вакытлы хөкүмәт аларны мылтык һәм пулемёт уты белән таратты. К.Нәҗми 2) Алдауга корылган, очраклы уңышка исәпләнгән, хәвефле тәвәккәллек белән башкарылган эш, гамәл. Бер үк вакытта буржуазия, властьны үз кулында саклап калу өчен, яңа авантюралар оештыра. К.Нәҗми. Финанс авантюрасы 3) әд. Маҗара. Әсәрдә авантюра элементлары бар. Ә болар яшеренкелекне, башта әйтелмәүне, билгесезлекне телиләр. Г.Нигъмәти |