АВА’НСЛАУ ф. 1) икът. Аванс бирү, өлешчә алдан түләү. Минем заем, доходыма нисбәтән, аз түгел: 50 сум! Яртысын, көн исәбеннән, аванслап, колхоз кертте. Х.Туфан

2) күч. Алдан башкару, алдан эшләп кую. Чөнки «Сагынгач нихәл итәрбез» булгач, димәк, бу җырны җырлаучы кеше әле сагынмаган, киләчәк өчен аванслап кына җырлый булып чыга. Т.Гыйззәт

Аванслап бару Һәрберсен, булган берсен аванслау

Аванслап килү Электән, даими рәвештә аванслау

Аванслап тору Әледән-әле аванслау; даими рәвештә аванслау

Аванслый башлау Авансларга керешү, аванс бирүне башлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә