АВАНС и. фр. 1. 1) Җибәреләчәк товарлар, башкарылачак эш һәм күрсәтеләчәк хезмәт өчен алдан бирелгән өлешчә түләү (акча яки продукт). Бүген колхозчыларга аванс бирергә кирәк. Бер хәл алсыннар. М.Мәһдиев. Икенче көнне үк Тимерхан, әвеннән чыккан арышны тарттырып, халыкка аванс бирде. М.Мәһдиев. Авансның киң кулланыла торган формасы эшче-хезмәткәрләргә тиешле хезмәт хакының бер өлешен алдан бирү. Безнең гәҗит

2) Берәр чыгым өчен исәп-хисап ясаганга кадәр, түләнәсе акчаның алдан бирелә торган өлеше. Гаиләдә иң олы бала булган Әркәшә авансны биология дәфтәренең соңгы битенә үзе язып бара. М.Мәһдиев. Командировкага бару өчен аванс алу

2. с. мәгъ. Аванс рәвешендәге, алдан түләп куелган. Кичә ферма көтүчеләре шешенгәннәр. Бүген аларга аванс он бирмичә ярамый. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә