АВАНПОСТ и. фр. 1) Кайбер армияләрдә, дошманның кинәт һөҗүмен хәбәр итү өчен, төп көчләрдән алда чыгарып куелган сакчы отряд

2) Алгы пост һәм шундый пост урнашкан урын. Европа белән Азия чигендә күп еллар буенча Россия капитализмының аванпосты булып торган бу шәһәр чиновниклар, сәүдәгәрләр, спекулянтлар, колонизаторлар белән тулган иде. Ш.Усманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә