АВАНГАРД и. фр. 1. 1) Гаскәрнең яки флотның төп көчләрдән алда бара торган, алдынгы отряды; алдан бара торган гаскәр, иравыл. Атлы гаскәр авангарды

2) күч. Нинди дә булса иҗтимагый хәрәкәтнең, сыйныфның алдынгы, әйдәп баручы төркеме. Кемнедер яклатмадылар, аларга аяк чалдырып, аларның бер төрлесе шәһәрен алыштырды, икенче төрлесе инфаркт, инсульт алды. Әмма тырышлар, бәреп, авангардка чыкты. М.Мәһдиев

2. с. мәгъ. Төп көчләрдән алда бара торган, әйдәп баручы, алдынгы, үрнәк. Авангард ролендәге иҗтимагый көчләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә