АВАЗДАШ с. 1) лингв. Авазлар яңгырашы ягыннан охшаш, бер-берсенә охшаган, бердәй яңгырашлы, тәңгәл. Мәкальдә исә ул [«Халикъ» сүзе] үзенә тулысынча диярлек аваздаш булган «халык» сүзе белән алмашынган. Х.Мәхмүтов

2) Үзара ярашлы, бер-берсенә тәңгәл; аһәңдәш. …Күзаллый күңелем шушындый бер чакны: Аваздаш булыр җыр өр-яңа чор белән! З.Нури. Мәкалә басылып чыкты, без аңа аваздаш хатлар көттек. Идел. Ким Ир Сен үз халкыныкына аваздаш моң белән җырлаган. Мәдәни җомга

3) Нәрсә белән дә булса охшаш, бертөрле, уртак. Бу җәһәттән, Умай Борынгы Греция мифларындагы иң күренекле алиһә Афина Паллада белән бик тә аваздаш. Г.Дәүләтшин. Эчке поэтик интонация, революцион пафос һәм «көннең кадагына суга» белү ягыннан да [Такташ шигырьләре] Маяковский шигырьләре белән аваздаш. Х.Хәйри. Үзләрендә изге җир-су, мәңгелек ил, халык язмышы кебек җитди проблемаларны күтәрүләре белән дә Орхон язмалары төрки эпос әсәрләренә бик аваздашлар. Х.Мәхмүтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә