АВАЗ и. 1) Сулыш ярдәмендә тамак ярыларының тирбәлүеннән барлыкка килә һәм һава дулкыны белән тарала торган яңгыраш, тавыш. Халык бер аваздан, барысы бергә, бердәм рәвештә күнеп, яңа патша белән танышырга теләделәр. Әкият. Мин оныттым нәфис авазыңны, Фәрештәдәй якты сыныңны. А.Пушкин. Бу – кош тавышы да, хайван тавышы да, кеше сөйләшкән тавыш та түгел, бу – җырлаган аваз иде --- . Аваз – хатын-кыз тавышы иде. Гали Рәхим. Гөнаһсыз бала күкрәгеннән атылып чыккан иң беренче яшәү авазыннан да кыйммәтлерәк аваз дөньяда юк, кызым. Г.Кутуй 2) Һава тирбәлүләре нәтиҗәсендә кире кайтып ишетелгән яңгыраш; кайтаваз. Килә шунда бер аваз әллә кайдан: «Ышанма, дөньяда һәркемдә ялган!» Г.Тукай. Үз тавышыңны танымыйча торасың: кое җавап бирәдер, җир авазыдыр сыман. Ш.Галиев. Боларны [сүзләрне] мин аваз яңгырашы буенча французга якын икәнен чамалап алдым һәм бу яңгырашны гомер буе хәтердә сакладым. М.Мәһдиев 3) Нинди дә булса эш-хәрәкәттән, физик күренештән барлыкка килгән тавыш, өн. Ерактан, әллә кайдан, ишетелә күк күкрәгән аваз. Г.Тукай. Көлтә допылдаган, салам чытырдаган авазлар --- авылның ерак урамнарына кадәр китеп яңгырыйлар. М.Гали. Һәм мин бер нәтиҗәгә килдем: кошларда очраклы бер генә хәрәкәт, кирәксезгә бер генә аваз да булмый. М.Мәһдиев. Юк, бөтенләй үк тынлык түгел, су тавышы, төнге елга авазы бар. Табигать авазы… Р.Фәйзуллин 4) Төрле уен коралларында уйнаганда чыга торган тавыш, шул тавышның яңгырашы. Кемдер, колакка ягымлы булган авазлар чыгарып, скрипкада көйгә сала… Г.Кутуй 5) лингв. Сөйләмнең иң кечкенә берәмлеге. Яңалифкә күчәргә өндәүчеләрнең фикере буенча, латин алфавиты телебезнең авазлар системасына туры килә. Г.Ибраһимов. К.Насыйриның «Кыскача татар грамматикасы»нда аваз чиратлары, авазларның үзара тәэсир итешүләре, сүз басымы кебек мәсьәләләр карала. Татар грамматикасы 6) күч. Җавап буларак барлыккка килгән, кабатланган күренеш, вакыйга турында. Әсәрдә [«Алтын кашбау»] ерак тарихлар авазы да, бүгенге аянычлы хәлләр дә бербөтен булып яши. Н.Ханзафаров. Гасырлар авазын тыңлап, мәхәббәт хакындагы моңсу да, ләззәтле дә риваятьне ишетергә дип, Кыз тавына елның-елында әллә кайлардан сәяхәтчеләр, сәфәрчеләр килә. Сөембикә 7) күч. Эчке сиземләү, тоем. Күңеленең кайсыдыр почмагында ят бер аваз: «Янына бар, якынрак бар», – дип пышылдады. Казан утлары 8) күч. Рух, җан. Әллә сандугачлар яу кырыннан кайтмыйча калганнарның җаннарымы, өн-авазларымы?.. Архив бакчасында сандугачлар сайрый. Яу кырыннан кайтмый калганнарның җан авазлары булып тоела миңа кошлар сайравы. Ш.Мостафин ◊ Аваз бирү 1) Эндәшү, кайда икәнлеген белгертү. Бу – шагыйранә як… Мәйданга киләчәк яңа әдәбияттан узган йөздә үк аваз биреп куйган Г.Кандалый --- шушыннан чыккан. Н.Хисамов; 2) Җавап бирү. Менә бит, әтиең киткән кайгыга каршы, син нарасыем, үзеңнең барлыгыңны белдереп, аваз бирдең, мине шатландырдың. Сөембикә. Аваз салу 1) Кычкыру, тавыш бирү. Авыл малае булгангамы, әллә үсмер чагымда ук авылда бригадир булып эшләгәнгәме — таң әтәчләре аваз салуга уяндым. Г.Ахунов. Күршеләр капка шыгырдатып казларын урамга чыгарды, каршындагы күршеләрнең эте аваз салды. М.Мәһдиев; 2) Хәбәр итү, барлыгын, яшәвен белдерү. Хәзерге үлчәм белән килсәк, «Нур»ның татар көндәлек матбугаты буларак дөньяга аваз салуын (милләт масштабында, әлбәттә) бүгенге цивилизациянең Марска кеше утыртуына тиң бер вакыйга дияргә мөмкин. Р.Әмирхан |