АБЫСТАЙ и. 1) Коръәнне яттан белүченең хатыны; абыз тутай 2) Коръәнне укый белгән, ислам йолаларын үтәгән, ислам сабагын бирүче хатын-кыз. Алты-җиде яшьлек бер малайны абыстайга сабакка биргәннәр. Г.Бәширов. Зур кызыл яулык өстеннән иске камчат бүрек киеп, астына мендәр салып, сәке йөзлеге кырыена аяк бөкләп утырган, битләре җыерчыкланып беткән карт абыстай колак артына җеп белән тарттырып бәйләгән бер пыяласы ватык күзлеген маңгаена күтәрде. М.Гали 3) Дин әһеленең хатыны. Абыстай да боларга чәй эчереп, аш ашатып, киткән арада ярты кадак чәй, берәр кадак шикәр яисә яулык вә күлмәклек биреп, фатихаларын алып озатадыр. Ш.Мөхәммәдев. Мулла --- үз аягы белән керә алмады, аны абыстай күтәреп диярлек кертте. Г.Ибраһимов 4) сөйл. Гомумән сөйләүчедән өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызның исеменә кушып яисә таныш булмаган хатын-кызга мөрәҗәгать иткәндә әйтелә. Зөләйха абыстай аның кайтуы һәм теге куркыныч хәлнең ни рәвешле булуы тугрысында тәфсил бирергә тотынды. Г.Ибраһимов. Бүген исә Мәрьям абыстайның кәефе шәптән түгел иде. Ә.Еники ◊ Абыстай, ничә әйтсәң дә бер сүз, ике кешегә – дүрт күз Берәр гаеп эш өчен, «нигә күрмәдең?» дип, икенче кешене гаепләгәндә, җавап буларак әйтелә |