АБЫНУ ф. 1) Атлап барганда нәрсәгә дә булса эләгеп сөртенү, сөрлегеп китү, тигезлекне югалту. Сәхибҗамал өйгә кереп барганда абынып егыла, кулындагы ящигы җиргә төшә. А.Әхмәт. Аяк астындагы юлга карамый, шуңадыр күрәсең, әле түмгәккә абына, әле трактор эзенә төшеп китә. Ф.Яруллин. Ләкин кинәт ул «дерт» итеп китте һәм, нәрсәгәдер абынган шикелле, боз өстенә чәчрәп барып төште. И.Гази. Күз ияләшеп өлгермәгән караңгыда берәр нәрсәгә абынмас өчен, аяк астына карап, сакланып кына барабыз. Ә.Еники

2) күч. Эштә, тормышта ялгышлык җибәрү, хаталану. Ни бит, килен, менә болай бит. Дүрт аяклы ат та абына. Әллә, минәйтәм, балалар хакына килешәсезме? М.Мәһдиев. --- һәр түмгәккә абына торган яшьтә түгел инде хәзер. Ныклап уйладым мин. Ф.Зариф. Юк, юк, кеше беркайчан да бер үк вакытта өч заман турында уйлый алмый. Шуңа ялгыша, абына адәм баласы. Казан утлары

3) күч. сөйл. Өметне, ышанычны акламау; сынату. [Мирсәет:] Сәләхи абзый белән ярышасың икән, кара аны, аягыңны ныклабрак киен. Абынуың бар. Р.Ишморат. Ярый, дидем, риза булса, алып кайтырмын, дидем. Мал иясендә абынмасын! Ләкин минем мал абынды. Х.Сарьян

Абына башлау Абынырга тотыну, абынулар җибәрү. Мин тагын да ешрак абына башлыйм. И.Гази

Абына төшү Бераз абыну

Абына язу Чак кына абынмый калу, абынудан сакланырга өлгерү. Тигез җирдә абына яздым. И беркатлы да инде мин, кеше иренә сөенә-сөенә, урам әйләнәм. Н.Гыйматдинова. Каберлекләр арасыннан узганда, Габделвәли аяк астында аунап яткан корыган ботакка абына язды. Рифә Рахман

Абынып алу Кинәт, бер тапкыр абыну

Абынып китү Тигез генә барган җирдән кинәт абыну. Рифгат алда күренгән тыкрыкка борылырга тиеш иде. Шуның өчен ул шпалларга басып, рельсларны аркылы чыгарга уйлады. Һәм кинәт абынып китте. А.Алиш. Көтмәгәндә ул нәрсәгәдер абынып китте. Н.Фәттах

Абынып кую 1) Көтмәгәндә кинәт абыну. Бар да җайланыр. Тормыш шундый бит ул. Анда абынып куйган чаклар да була. А.Гыйләҗев

2) Бер тапкыр абыну. Ат чабып барган җиреннән абынып куя. Р.Батулла

Абынып тору Әледән-әле абыну; еш, һаман абыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә