АБЫНА’-СӨРТЕНӘ рәв. 1) Ашыгып, кабаланып, аяк астындагы нәрсәләргә бәрелеп. Казак, ат өстеннән сикереп төшеп, кылычына абына-сөртенә ишегалдына ташланды. И.Гази. Әмма ул әле ят шәһәрнең тротуарлары буйлап абына-сөртенә озак барды. Ә.Мушинский. Ул абына-сөртенә капчыкка таба атлый. А.Расих. Кара мөһер суккан ачы хәсрәтле өчпочмакны тотып, абына-сөртенә юлга кузгалды. Сөембикә

2) күч. Күп хаталар ясап, ялгышып. Нәзирә тәмам арыган, ул инде соңгы көченә бара --- язмышына буйсынып, абына-сөртенә бара да бара. Г.Гыйльманов. Ул, абына-сөртенә, адаша-ялгыша булса да, үз сызыгы белән китәчәк. Г.Бәширов. Гармонияле мохиттә абынмый-сөртенми көн итүе зарур икән шул. Л.Шагыйрьҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә