АБЫНА’-ЕГЫЛА рәв. 1) Абына-сөртенә (1 мәгь.). Әледән-әле артына карый, як-ягына карана, абына-егыла, каядыр ашыга. Н.Фəттах

2) күч. Тырыша-тырмаша, зур тырышлык, көч куеп, күп төрле хаталар ясап, ялгышып. Кыйтгам эзлим шулай, абына-егыла, Фани өметемә ябышып торам. Юклык кичеп йөргән илгизәр мин, Билгесезлек – минем туктар урын. С.Әхмәтҗанова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә