АБЫЙЛЫ’-ЭНЕЛЕ с. 1. Абый белән эне, ага белән эне. Абыйлы-энеле Райтлар төзегән очкыч 1903 елда уңышлы очышын башкара. Р.Нуруллин. Ни кызганыч, абыйлы-энеле ике туганга бер җирдә хезмәт итәргә насыйп булмый. Ватаным Татарстан

2. рәв. мәгъ. Абый белән эне кебек, ага белән эне сыман. Игезәк малайларның абыйлы-энеле булып үсүе Миргалимнең әнә шул үҗәтлегеннән башланды. Н.Акмал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә