АБЫЗ и. иск. 1) Белем, тәҗрибә иясе, хәбәрдар, укымышлы кеше. Абыз – атасыннан олырак. Мәкаль. Аксакаллардан башка, авыл башында иң хөрмәтле кешеләрдән берсе – абыз торган, тормыш-көнкүрештә килеп чыккан барлык бәхәс-низагларны хәл итү өчен, абыз янына килгәннәр. А.Тимергалин. Мондагы авылларның һәркайсында мулла яки абызлар булып, Казан өязеннән күчеп утырган татарлар тора. Аларның һәркайсы – укымышлы, зирәк. Р.Зәйдулла 2) Җитәкче ага. Абыз сөйләгәндә, авыз йом. Әйтем 3) Гаиләдә балаларның әтисе яки әнисенең апасы һәм сеңлесе. Абыз әти – әтисе белән бертуган абыйсы. Г.Камал. Безнең абыз анай дөньядамы икән әле, аның балалары безне хәтерлиләрме икән? К.Нәҗми 4) Өлкән хатын-кызга хөрмәтләп эндәшү сүзе |