АБСУРДЛЫК и. 1) Акылга сыймаслык мәгънәсезлек. Ул дәүләткә һәм халыкка каршы сәяси җимерү эше алып баруда һәм террорда катнашуда гаепләнә. Бүгенге көндә бу гаепнең абсурдлыгы һәм мәгънәсезлеге директив органнар һәм компетентлы оешмалар тарафыннан расланды. М.Сәхапов 2) Драматургиядә: әйләнә-тирә дөньяны «мәгънәсез», «буш» дип аңлата торган юнәлеш, агым |