АБСТРАКТЛАШТЫРУ ф. кит. Абстракция ясау. Ә инде тенденция төсе ала барган космик күләмдә абстрактлаштыру кеше образының конкрет-реалистик асылын һәм, димәк, сәнгатьчә фикерләүнең нигезен какшата. Н.Хисамов. Танып белү тоюдан башлана, интеллект танып белүне абстрактлаштырып, әйберләрнең асылына ирешүне тәэмин итә. К.Гыйззәтов Абстрактлаштырып карау Абстракция буларак күзаллау, гомумиләштерергә омтылу |