АБСТРАКТ с. лат. 1) Конкрет булмаган, гомуми. Символист язучы, мондый сурәтне бирү белән, нинди булса бер реаль тормышның конкрет күренешләрен бирүдән качкан, абстракт фикерләр бирүгә киткән була. Г.Нигъмәти. Юк, ул андый кеше түгел, салкын рационалист кеше ул, намус – аның өчен абстракт төшенчә генә. Ә.Еники. Предметның абстракт билгеләре. Тормышка бәйләнмәгән абстракт образлар 2) Абстракциягә нигезләнгән. Абстракт метод. Абстракт хезмәт |