АБСОЛЮТЛАШТЫРУ ф. Абсолют итү, абсолютка әйләндерү. Бәйсезлекне болай абсолютлаштыру мәгънәсезлек булыр иде. С.Максуди. Шуңа да Тукайның тәнкыйтен абсолютлаштырырга, аны бердәнбер хакыйкать дип танырга ярамый. Р.Фәтхрахманов