АБСОЛЮТ и. лат. 1. Идеалистик философиядә: дөньяда булган бар нәрсәнең мәңгелек, үзгәрмәс, беренчел нигезе – рух, идея; диндә: Алла, Тәңре. Сәнгатьнең максатын Абсолютны хисси чагылдыруда күргән Гегель, әсәрләр ярдәмендә шәхес үз-үзен танып белү юлына чыга, дип карый. Д.Заһидуллина 2. с. мәгъ. 1) Дөньяда булган бар нәрсәнең мәңгелек, үзгәрмәс, беренчел нигезеннән гыйбарәт булган. --- һичнинди билгесез, сыйфатсыз «ас-сәбәп», «ас-әввәл» рәвешендәге Абсолют идеянең үсеш процессындагы чагылышы дип кенә бәяләргә. К.Гыйззәтов 2) Үзгәрешсез, бертөрле. Без әдәбияттагы форманы туңган абсолют бер төстә алмыйбыз. Һ.Такташ 3) Бернәрсә белән дә чикләнмәгән, тулы хакимияткә ия булган. Шул чордагы [1905] инкыйлаб гөрелтесе абсолют хакимият диварларын нык кына какшата, чикләүләр буасы берничә «нечкә җир»дән ерылып, Русияне моңарчы күрелмәгән хөрриятләр ташкыны күмеп китә. Р.Әмирхан 4) Тулы, тулысынча, бөтенләе белән; иң зур күрсәткечкә ия булган. Инсаният тарихында иң күренекле абсолют реаль шәхес [Мөхәммәд пәйгамбәр] булган гали зат турында язганда аеруча игътибарлы булу зарур. Казан утлары. Космонавтлар арасында [Сергей Авдеев] галәмдә иң озак булучы кеше булып таныла, һәм шуның белән ул, абсолют рекорд куеп, Гинессның рекордлар китабына кертелә. Мәгърифәт. Абсолют җиңү. Абсолют ышаныч 5) Мөмкин булган барлык, бөтен. Абсолют тизлек. Абсолют шартлар 3. кис. мәгъ. Асыл сыйфат алдында килеп, артыклык дәрәҗәсе ясый: үтә, бик, иң, нык. Әгәр алар сүзе белән әйтсәк: «Сиңа абсолют тынычлык кирәк», – диделәр. А.Шамов. Галимнәр шундый ук диаметрлы абсолют чиста су баганасын өзү өчен 95 тонна чамасы көч кирәк булачагын исәпләп чыгарганнар. Кызыклы физика |