АБРУЙЛЫ с. 1) Дәрәҗәле, авторитетлы, ышаныч казанган. Бу көнне аның абруйлы исеме телдән-телгә, өйдән-өйгә күчеп, авылны, бер генә түгел, әллә ничә кат әйләнеп чыккандыр. Ф.Мансуров. Ул чактагы абруйлы әдәбият түгәрәгендә, студентлар, укытучылар гына түгел, күренекле әдипләр дә күренгәләп китә. А.Гыйләҗев. Әмма бит надан булгач, ул [мөселман] Коръәннең мәгънәсенә төшенә алмый һәм нинди дә булса башка бер абруйлы кешенең аңлатып бирүенә мохтаҗ була. Р.Хәким 2) Ышанычлы, тулы ышаныч тудыра торган, нык ышандырырлык. Абруйлы мәгълүмат чыганакларына таянсак, Россиядә бүген нефть – 35 елга, табигый газ – 81 елга, ташкүмер 60–180 елга, алтын 12–37 елга гына җитәрлек калган. Ә.Борһанов 3) Саф, намуслы (хатын-кыз турында) |