АБРАЗИВ и. фр. 1. Каты матдәләрнең өстен (мәс., пыяланы, ташны, агачны, пластикларны һ.б.) шомарту, ялтырату өчен кулланыла торган авыр эрүчән каты материал. Табигый абразив алмаз тузаныннан, кремнезёмнан, корундтан, кыр шпатларыннан, күбекташтан тора. Төзү материаллары 2. с. мәгъ. Абразивтан ясалган, составында абразив булган; кыра, өслектә механик эз калдыра торган. Корундтан утка чыдам һәм абразив материаллар җитештерелә. Төзү материаллары |