АБОРИГЕН и. лат. 1) Теге яки бу илнең төп халкы вәкиле, төбәкнең җирле кешесе. Шул арада йорт тирәсенә яшьрәк ир-ат, бала-чага җыела. Робинзон Крузоны беренче күргән аборигеннар кебек, якын килмиләр. Көтәләр. Т.Галиуллин. Безгә нәрсә, без – җирле аборигеннар, без – чыныккан халык. Өстебездә дә калын. А.Хәсәнов

2) кит. Аерым бер төбәкнең, илнең шул җирдә туып үскән организмнары: хайваннары, үсемлекләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә