АБОРДАЖ и. фр. тар. Ишкәкле яки җилкәнле флот чорында корабльләрнең бер-берсенә якын ук килеп һөҗүм итүләре. Ят көч тәэсирен сизеп, «Җилкән» капыл янтайды һәм берәр чиләк су чумырып алды. – Абордаж! Абордаж! – дип кычкырдылар яланаяклы пиратлар. А.Тимергалин |