АБОНЕМЕНТ и. фр. 1) Билгеле бер вакыт эчендә берәр нәрсәдән (мәс., телефоннан, китапханәдән, спорт залыннан) хак түләп файдалану хокукы; абунә. Хәзер Татарстанның сәнгать коллективлары чыгышлары Мәскәү филармониясенең абонемент концертлары программасына да кертелә. Б.Рәхимова 2) Шул хокукны раслый торган документ. Китапханә абонементыннан файдалану. Бассейнга йөрү абонементы. Абонемент билеты 3) Вакытлыча файдалану өчен китапны, яздырып, үзең белән алу урыны; китапханә. Күрәсең, [Рәшит] үзенә кирәкле мөһим нәрсәне тапмады, торып, абонемент ягына чыгып китте. Ф.Латыйпов |