АБЗЫКАЙ и. 1) к. абзый (1, 2 мәгъ.). Нигъмәтулла абзыкайларның яшел чирәмле иркен ихатасына килеп керсәм, ишек төбенә тарттырып куйган җигүле ат тора. Ә.Еники

2) Ир кешегә, әйдә, үзеңнең осталыгыңны күрсәтеп кара әле, мәгънәсендә кинаяләп әйтелә торган сүз. Кемдер, бәлки, сынап карарга уйлагандыр, йомшак машинада күп тибрәлдең, хәзер, поди, укытучы булып йөреп күрсәт әле, абзыкай, дип тә фараз кылгандыр. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә