АБЗЫЙ и. 1) Үзеннән олырак яшьтәге ир туган; абый. Габдулла аны бик аз гына, Мирхәйдәр абзыйның күңеле булсын дип кенә, авыз итте. Ә.Фәйзи

2) Әти яки әнинең бертуган ир туганнары. Икенче якын кардәшебез Ибраһим абзыйлар бездән ерак та тормыйлар иде. Ә.Еники

3) Яше ягыннан сөйләүче кешедән олырак булуны белдереп, ир кеше исеменә кушып әйтелә торган сүз. Аның үзен татарлар – Хәсәнша абзый, руслар, Хасан Яруллович, дигән хәлдә, артында булса, татарлар «Сары Хәсәнша» дип кенә йөртәләр иде. Ш.Камал. Сәгъди абзый, башына төшкән бу хәлгә тәмам буйсынып, бер сүз дә әйтә алмады. Ә.Фәйзи. Бу абзыйның тәбәнәк, тулы гына хатыны (исеме онытылган) һәм Маһинур исемле бик чибәр җиткән кызы да бар иде. Ә.Еники. Төнлә кайтканда исә авылдан, иң беренче булып, Сафый абзыйлар уты күренә. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә