АБЗАЦ и. нем. 1) Текст башындагы яки аның аерым фикер белдергән өлешендәге беренче сүзне берничә хәрефкә уңгарак эчкә кертеп башланган урын; кызыл юл, яңа юл. Иероглифларны кара төстәге кара белән язганнар, ә һәр яңа абзацны кызыл кара белән башлый торган булганнар (шуннан барлык халыкларга «кызыл юлдан язу» дигән термин кереп калган). К.Гыйззәтов

2) Текстның бер яңа юлдан икенчесенә кадәрге өлеше. Әсәрнең беренче абзацында автор табигать кануннары турында уйлана. Н.Гафиятуллина. Аларның биографияләрен бер-ике җөмләгә яки абзацка кыскарту хисабына, Фараби, Әбүгалисина кебек йөзләгән гомумтөрки бөекләрнең тормышын, иҗатын --- киңрәк яктыртырга мөмкин булыр иде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә