АБЗА’Р-КУРА җый. и. Йорт алдындагы ярдәмче корылмалар (өй һәм мунчадан башка). Ихатаң җимерелсә дә, абзар-кураң тузса да, бармак юанлыгы тал коткарды. Ф.Яруллин. Җиргә тын гына караңгылык иңә, терлек-туар озын, ризыклы рәхәт төнгә әзерләнә, абзар-курада кәефсез җан иясе – тик ана каз гына. М.Мәһдиев. [Нурулла] Яшьтән үк абзар-кура, мал-туар арасында чуалырга яратты. А.Гыйләҗев. Аннары авыл кешеләренең абзар-куралары, мунча-келәтләре төтен булып күккә оча башлады. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә