АБЗАР и. 1) Каралтыда терлекләр ябар өчен бүрәнәдән мүкләп эшләнгән яисә таштан салынган җылы урын; хуҗалык корылмасы. Хәзер кул астындагы барлык атларны карау, абзарларны чистарту --- кебек эшләр – барысы да Сабир бабай белән Газинур өстенә төшә. Г.Әпсәләмов. Ераккарак, аулаграк җиргә – абзарларга таба уздым да шундагы арт капкадан болынга, Түреш буена чыгып киттем. Ә.Еники. Ат абзарлары тирәсеннән барабыз. Яктырып килә. Ат абзарлары янында зур тирес өеме бар. М.Мәһдиев

2) Кыш өчен саманнан эшләнгән җылы урын

3) күч. Җыештырылмаган, пычрак урын. Сиңа монда кунаклар килә, ә синең өстәлеңдә – дуңгыз абзары. М.Мәһдиев

Абзар керү диал. Көзен терлекне көтүгә кумый башлау, терлекне йортта асрый башлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә