АБЕЛХӘЯТ АБЕХӘЯТ и. гар.-фар. 1) Терек суы, тереклек суы, мәңгелек суы. Кем караңгылык эчендә табалыр абехәят? С.Сараи. Ник ләгыйн абелхәятне урлаган? Ш.Бабич. Таҗеддин Ялчыгол Искәндәр Руминың (Александр Македонскийның) Сократ хәким белән Болгарга килүе, аннан, «абехәят» (тереклек суы) эзләп, Төньякка походка китүе турында яза. Х.Миңнегулов 2) күч. сөйл. Аракы. Йә сихерле шишәдән абелхәят эчмәктәме? Г.Тукай |