АБА’У ы. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса күргәч туган шатлык, куану, соклану, гаҗәпләнү хисләрен белдерә. Абау, җаныем, керфегең, Бирче миңа бөртеген. Җыр. Зөбәйдәнең сеңле уйнап йөри, Абау матур! Күзем тимәсен... Һ.Такташ

2) Куркып калу, кот очу, шомлану, шөбһәләнү, аптырау, көтелмәгән хәлгә шаккату хисләрен белдерә. Абау, атасы, сиңа берәр нәрсә булдымы әллә? Д.Аппакова. «Абау!» дип чырыйлап кычкырды алдан йөзүче, аягын тартып алды. Г.Ахунов. Рабиганың төсе ап-ак булган иде. Абау, Ходаем! Мин инде, безне сукты, дип торам… диде. Гали Рәхим. Миләүшә сәгатенә карап алды. Абау, кинога кичегә язганбыз ич. Г.Әпсәләмов. – Абау!.. Без таңны аттыра язганбыз икән, диде дә Гайния урыныннан кузгалды. Г.Ибраһимов

3) Ачулану, тиргәү, шелтәләү, нәфрәтләнүне белдерә. – Абау, норсыз, дип мыгырданды карчык, Син нәрсә, әллә кешегә җүнләп сүз ката белмисеңме? М.Мәһдиев

◊ «Абау» гына да димәс идем Офтанып та тормас идем, үкенмәс идем. Шулай гарип кенә булып калган булса, «абау» гына да димәс идем, балаларга ата булыр иде, дип офтанды. Г.Гафурова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә