АБАЛА’У ф. диал. 1. Бер артка, бер алга төшеп, юл бирмичә өрү. Курыкканны эт абалый. Мәкаль 2. абалап рәв. мәгъ. Ярсып, өскә ташланырдай булып. Басу капкасын чыкканда, Этләр калды абалап. Җыр. Василь чайкалды, әмма егылмады… Этләр, абалап, аның өстенә ташланды. И.Салахов Абалап алу Кинәт абалау; һәр яклап абалау Абалап тору Һәрвакыт, гел абалау Абалый башлау Абаларга керешү |