АБАЙЛА’У ф. 1. 1) Эш-хәлне сизеп алу, сизенү, чамалау, алдан күреп тору. Үзенчә нидер чамалый, нидер абайлый, үзенчә нидер төшенгәндәй була. Г.Бәширов. Ул чакта Җәгъфәр эченнән шактый шүрләгән иде, тик Гәүһәр генә моны абайламады. Г.Әпсәләмов. [Бакый Урманче] Һәммә ниятен гамәлгә ашырып бетерә алмасын абайлады бугай инде… К.Миңлебаев

2) Чамалау, искәрү, белү. --- машина йөртүчегә ашыгу һич ярамый, абайламый йөрсәң, кеше дә таптатырсың… Г.Әпсәләмов. Тегендә дә, монда да күзләренә ак-кара күренмәслек хәлгә җиткән дөяләр, атлар, сыерлар чабыша – абайлап өлгермәсәң, таптап, яньчеп китәрләр ---. Б.Рафиков. Хәзер ул [Идел] үзе киң диңгез булып җәелгән! Шуны абайламый торам икән… С.Сабиров

3) Күрә алу, аера алу, шәйләү. Күп тә үтмәс, башка капкалар өстендә дә күзәтчеләрнең үткен күзе яңа кәрваннарны күрер, Идел өстеннән Казан суына борылучы көймәләрне абайлар. Ф.Латыйфи. Баскычтан менүчене абайлагач, Рәсимә чатыр-чотыр сөйләгән җиреннән шып туктады. С.Сөләйманова. Вагоннан чыгу белән, тирә-юньне тиз генә абайлап та булмады. Ә.Еники

2. абайлап рәв. мәгъ. 1) Сак кына, уйлап, килеп чыгарга мөмкин нәтиҗәләрне истән чыгармыйча. Абайламый сөйләгән авырмый үлгән. Мәкаль

2) Җайлап, ашыкмыйча, сакланып кына. Аяк асты бик тайгак, абайлап атламасаң, егыласыңны күр дә тор

Абайлап алу 1) Бик тиз, шунда ук абайлау. Әмма ерак китәргә өлгермәде, агачлыктан кара киемле алман солдаты пәйда булуын абайлап алды да яшен тизлегендә җиргә тәгәрәде. Т.Әйди. Казан түрәләре, бигрәк тә Казан халкы, Шаһгалинең чын йөзен бик тиз абайлап алалар. Ф.Урманче. Ләкин тәҗрибәле остазның очлы күзләре бу чын алмазның әле байтак кыр-кабыргаларын шомартырга кирәклеген дә абайлап алды. Р.Вәли

2) Нәрсәне дә булса якынча сизенү, искәрү. Күл буена килеп туктадык. «Чишмә» колхозының мәшһүр балыкчылык хуҗалыгына килеп җиткәнлегебезне Мөхәммәт абый тиз абайлап алды. Х.Низамов. Аннары бу өйдә буйга җиткән кызның яшәвен дә абайлап алды ул. Ә.Еники

Абайлап бетерү Барысын да, тулысынча абайлау. Тавыш бирүче – юл буе бер сүз дә эндәшми барган тоткын иде булса кирәк, караңгыда абайлап бетереп булмады. И.Сираҗи

Абайлап йөрү Һәрвакыт, гел, бар урында да абай булырга тырышу. «Елан мөгезен күргән – бәхетле булыр» дигәнен ишетеп калдым яңарак, шуннан бирле, кая барсам да, аяк астымны абайлап йөрергә тырышам: мөгезен салып китмәгәнме берәр елан? Г.Якупова

Абайлап калу Абайларга өлгерү, тоемлап калу. Ул хатын-кыз нәрсә турындадыр бик нык уйлый иде булса кирәк, минем бүлмәгә керүемне абайламыйча калды. Ф.Хөсни. Морза малае арка белән килеп төшкәнен абайламый да калды. Р.Мөхәммәдиев. Тик абайламый калганбыз; йөз, йөз илле метрлар чамасы артта, шул машинаны саклап, тагын бер тимер машина килә икән. Казан утлары

Абайлый бару Бер-бер артлы һәрберсен абайлау

Абайлый башлау Абайларга керешү, нидер сизенү, беленә башлау. --- Рәйха Илдарга сәерлекләр хаслыгын абайлый башлады. Рифә Рахман

Абайлый төшү Бераз абайлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә