АБАЙЛА’МЫЙЧА рәв. Сизмәстән, искәрмичә. Ә ул кызларның берсе, ап-ак йөзле, зәп-зәңгәр күзле, картлар әйтмешли, тал чыбыгыдай зифа буйлы Мәскәү кызы Наилә, Фәләхне шундый итеп, бөтереп, үз орбитасына алып кереп китте, Фәләх ни булганын үзе дә абайламыйча калды. В.Нуруллин. Берсендә Әлимхан этне җиргә яткырганда, абайламыйча, икмәкле кулы белән Дүрткүз муенына үрелгән генә иде, маэмай күмәч кисәген «һап» эләктерде дә йотып та җибәрде. Р.Батулла |