АБАЖУРЛЫ с. Абажуры булган, абажур куелган. – Без, кышкы салкын кичләрдә, – дип сөйләгән иде ул, – бөтен гаиләбез белән җылы залдагы зур түгәрәк өстәл тирәсенә җыелып, яшел абажурлы асылмалы лампа яктысында һәркайсыбыз нәрсә дә булса укып утыра идек. Ә.Еники. Өстәлдә зәңгәр абажурлы лампа яна. Р.Ишморат. --- уртада – язу өстәле, аның өстендә – абажурлы лампа. Җ.Фәйзи |