АБАЖУР и. фр. Яктылык күзне чагылдырмасын һәм тиешле урынга гына тупланып төшсен өчен, лампага куела торган җайланма. Түшәмнең кыл уртасында --- абажуры тутыккан егермеле керосин лампасы асылынып тора иде. Ф.Хөсни. Лампаның яшел абажуры, бүлмәне моңлы караңгылык эчендә калдырып, өстәлнең бер почмагына гына якты чәчә. Гали Рәхим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә