АБАГА’СЫМАННАР и. бот. Күбесенчә җир өстендә үсә торган, югары төзелешле споралы үлән һәм агач үсемлек төренең атамасы; русчасы: папоротниковидные, папоротникообра’зные. Борынгы абагасыманнар сулыкларның ярлары буенда гына үсү белән чикләнмәгәннәр, бәлки агачсыман гигант үсемлекләрдән торган искиткеч зур урманнар тәшкил иткәннәр. Моннан 300 млн. ел элек коры җирдә абагасыманнар хакимлек иткән. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә