АБАГА и. бот. 1) Асплениячәләр семьялыгыннан, юан, кыска тамырчалы, яфраклары каурыйсыман телгәләнгән, төньяк ярымшарның уртача зонасы урманнарында үсә, чәчәк атмыйча, споралар ярдәмендә үрчи торган югары төзелешле үсемлек, русчасы: папоротник. Абаганың чәчәген тел астына алсаң, имеш, күренмәс кешегә әйләнәсең, ди. Әкият. Ахырдан, берничә еллар узгач, мин «уфалла» арбасы белән бу урманнан утын ташыдым. Абагалар беткән, мәче башлы ябалаклар да күренми иде. М.Мәһдиев. Безнең урманнардагы абагалар – күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Алар дымлы, күләгә урында, еш кына урман япмасы астында һәм дымлы ерымнарда үсәләр. Биология

2) күч. Кышын бозланган тәрәзәләрдә була торган, шул үсемлек яфрагына охшаш бизәк. Тышта, салкын тәрәзәләрдә – беренче абагаларның сихерле яфраклары. А.Гыйләҗев

Абага чәчәк аткач Бервакытта да, беркайчан да булмаячак эш турында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә